Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Василий Шукшин –язучы,актер ,режиссер”

Фома авылы китапханәсендә “Василий Шукшин –язучы,актер ,режиссер”дип аталган китап күргәзмәсе  язучының тууына 90 ел тулуга  багышланып төзелде.Китап күргәзмәсенә язучының китаплары һәм биографиясе куелды.Василий Шукшин 20 ләп кинога төшкән. Шулар арасында «Живёт такой парень», «Ваш сын и брат», «Странные люди», «Печки-лавочки», «Калина красная»  һәм башка бик күп киноларны куючы .Аның төп геройлары авыл һәм аның кешеләре,төрле һөнәр ияләре.Үзенең кыска гына гомерендә халык мәхәббәтен яулаган,авыл ,җир  аның кешеләренә үзенең җылысын биргән ,алар турында язган кабатланмас кешенең китап күргәзмәсен урта буын һәм яшүсмерләрдә кызыксынып карадылар,аның китапларын өйләренә яздырып та алдылар.Китап күргәзмәсе эчтәлекле булды.Василий Шукшинның сүзләре безнең тормыш девизына әйләнсен иде . «Нам бы про душу не забыть…»һәм без шул сүзләргә  туры китереп яшәсәк иде.