Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Дару үләннәре –сәләмәтлек чыганагы”

Июль ае керде. Бу инде җәй уртасы.Димәк дару үләннәрен җыяр чак җиткән. Тирә-юнебезгә игьтибар белән карасаң,безне үләннәр дәрьясы чорнап алган.  Өченче июльдә  Фома авылы китапханәсендә дә “Дару үләннәре –сәләмәтлек чыганагы” дип аталган китаплар күргәзмәсе белән бергә үрелеп экологик сәгать булып үтте.Экологик сәгатьтә  дару  үләннәрнең файдасы ,аларны ничек куллану турында ”Урман аптекасы”,”Шифалы үләннәр”, “Дару кабарга ашыкма”дип аталган китаплардан карадык. Гади генә булган үләннәрдә безгә файдалы була икән,тик без аларны вакытында җыеп киптереп дөрес итеп кулланырга кирәк  дигән фикергә килдек. Экологик сәгать файдалы киңәшләргә бай булды.