Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Туган ягым миңа якын һәм кадерле”

Фома авылы китапханәсендә  13 июнь көнне “Туган ягым миңа якын һәм кадерле”дип аталган туган якның язучыларын өйрәнү дәресләре үткәрелде. Туган якны ярату, аның табигатен, күренекле кешеләрен, язучыларыбызны белү максатыннан ”Нурлатым –нурлы ягым”дип аталган китаплар күргәзмәсенә  Нурлат җирендә туып үскән язучыларыбызның китаплары куелды. Якташ язучы Фәүзия Мөхәммәтованың “Нурлатым ,әй Нурлат җыры” районыбызның гимны булып тора.Районыбызның оешуына 110 ел тулу уңаеннан  мин балаларга Нурлатның тарихын сөйләдем.Кара алтын  ятмалары-табигать хозурлыгы. Нурлатым хәзинәсе ул , Нурлатым горурлыгы  дип язган шагыйрә Фәүзия Мөхәммәтова. Китап укучылар үзләренең туып үскән ягы турында  кызыклы мәгьлүматлар  алдылар. Язучыларның китапларын зур кызыксыну белән карадылар.