Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“А.С.Пушкин...Солнце русской поэзии”

6 июнь көнне Фома авылы китапханәсендә бөек рус язучысы А.С.Пушкинның тууына 220 ел тулу уңаеннан “А.С.Пушкин...Солнце русской поэзии” дип аталган китаплар күргәзмәсе  һәм язучының тормышына багышланган әдәби кичә үткәрелде. Балаларны А.С.Пушкинның китаплары белән таныштырып, китап укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан  китаплар күргәзмәсенә  Пушкинның әкиятләре, шигырләр, поэмалары  китаплары куелды . Балаларга мин Пушкинның биографиясен сөйләдем .”Балыкчы һәм балык”,”Ветер по морю гуляет”,”У лукоморья“ әкиятләрен укыдык. Пушкин әле ул язучы гына түгел драматург,график –художник та булган .Үзенең язган әсәрләренә иллюстрацияләр дә ясаган. Балаларга кичә бик ошады .