Фомкинская сельская библиотека - филиал № 38

“Җәеңне китаплар белән үткәр“

Фома авылы китапханәсендә балалар өчен “Җәеңне китаплар белән үткәр“ дип аталган китаплар күргәзмәсе эшли . Китаплар күргәзмәсенә балалар өчен язучыларның төрле кызыклы әкиятләре, хикәя ,шигырләр җыентыклары куелды. Бу китаплар барсыда эчтәлекле, матур итеп бизәлгән. Балалар белән без шул китапларны карадык. Укыган китаплары буенча фикерләр алыштык. Җәйне ничек үткәрәсез? Китап сайлар идегезме, әллә телефонмы? Сезгә нинди китаплар ошый дигән сорауларга балалар җаваплар бирделәр. Балаларга күргәзмә  бик ошады. Охшаткан  китапларны укучылар өйләрендә укырга дип ,яздырып та алдылар.