Степноозерская сельская библиотека - филиал № 35
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: st.ozero.35@tatar.ru
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

“Фотосүрәтләрдә авылым тарихы”

     Соңгы елларда авыл тарихларына зур әһәмият бирелә башлады. Һәвәскәр авторлар үзләре яшәгән җирлекнең үткәнен, бүгенгесен тасвирлап, кызыклы гына басмалар, китаплар тәкъдим итеп тора.     Без дә Бикүле китапханәсендә “Фотосүрәтләрдә авылым тарихы”, “Безнең әби-бабайлар нәрсә хатерли” дип аталган –әңгәмә, тематик кичә уткәрдек.

    Авыл тарихы буенча материал юллау –кибәннән энә эзләүгә тиң. Нидер табылган көн бәйрәмгә әйләнә. Мин дә шул авылыбызда үткән буында эшләгән укытучылар коллективы, колхоз кырларында, фермаларында хезмәт куйган авылдашларымның фотосын табып аны китап укучылар белән өлкән буын кешеләре белән яшь буынга күрсәтеп әңгәмә үткәрдем. Авылыбызның үткән буында эшләгән өлкән буын кешесе Минехан бабай үзенең ничек итеп кул белән утын кисүләре,  фермаларда күп итеп сарык көтүе көткәннәрен, ничек итеп агачтан такта ясаганнары турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Шулай ук күргәзмәдә авылыбызның сугыш ветераннары фотосүрәтләре дә урын алган иде.

Һәрбер авылның йөген билгеләүче нәселләр, буыннан буынга ихтирам белән искә алынучы шәхесләр булса да, авылны бар итүче, аны яшәтүче алар гына түгел, ә авылның хезмәт сөюче барлык халкы икәнлеген онытмасак иде.