“Мин яшәгән авылым урамнары”
17 нче май көнне Бикүле авылы китапханәсе китап укучы балалар белән “Мин яшәгән авылым урамнары” дип исемләнгән үзләре ясаган рәсемнәрдән конкурс оештырды. Балалар үзләре яшәгән авыл һәм урамнарны рәсемдә сүрәтләделәр. Аларга бик ошады һәм мавыктыргыч булды. Соңыннан “Салават күпере” журналында килгән биремнәрне бергә – бергә кызыксынып чиштек. Чара бик күңелле узды.