Степноозерская сельская библиотека - филиал № 35
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: st.ozero.35@tatar.ru
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

“2020 ел Хәтер һәм дан елы “

Хәтер....

  Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда яши. Яшәп кенә калмый, ә яңадан-яңа буын кешеләрен батырлыкларга өнди, хазерге гамәлләрне элекке каһарманлыкларга тиңләргә чакыра.

 “2020 ел  Хәтер һәм дан елы “ –дип игълан ителде.

  Шул уңайдан  Бикүле авылы китапханәсендә китап укучылар белән информация сәгате үткәрдем. “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Гордость земли Нурлатской” китапларыннан үзебезнең җирлектә яшәгән ветераннарыбызны тагын бер кат искә алдык. Аларның  батырлыклары бүген дә яши һәм мәңге яшәячәк.  Аларның  язмышы-яшь буын өчен Ватанга хезмәт итүнең калку өлге-үрнәге. Китап укучыларга бу информация сәгате бик ошады, алар үзләрен кызыксынган сорауларны бирделәр һәм бик кәнагать булып үзләренә охшаган китапларны яздырып алып өйләренә таралыштылар.