“Өлкәннәрне хөрмәтләп“
1 нче октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Бикүле авылы китапханәсендә “Өлкәннәрне хөрмәтләп“ дип аталган китап күргәзмәсе һәм тематик кичә уздырылды . Күргәзмәгә өлкәннәрнең яратып укый торган Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр “ китабын , “Казан утлары” журналларын һәм башка күп төрле китаплар,газетлар куелды. Кичәдә өлкәннәрнең нинди китаплар яратып укулары турында фикерләр алыштык. Соңыннан өлкәннәрне бәйрәм белән котлап чәй табынына янында кичәбезне дәвам иттек.