“Туган телем – иркә гөлем”
21 нче февраль көнне Югары Норлат авылы китапханәсе Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телем – иркә гөлем” исемле кичә үткәрде. Кичә бәйге тәртибендә, өстәлләр артында үтте.Балалар туган тел көненең тарихы белән, мәкаләләр, табышмаклар, әкият геройлары белән таныштылар. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.