Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

Югары Нурлат китапханәсе август аенда үзенең 70яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Тукай, Алиш премияләре лауреаты, Халыкара Андерсен бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре, депутат, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин иҗатына багышлап “Без – татар балалары” исемле китап күргәзмәсе ясады.

Югары Нурлат китапханәсе август  аенда үзенең 70яшьлек юбилеен билгеләп үтүче  Тукай, Алиш премияләре лауреаты, Халыкара Андерсен бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре, депутат, күренекле җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин иҗатына багышлап “Без – татар балалары” исемле китап күргәзмәсе ясады. Укучылар язучының лирик шигырьләрен һәрчак эзләп, яратып укыйлар, мәхәббәт  темасына, әниләргә багышланган җырларын өйрәнеп, яратып  җырлыйлар.  Иң элек Роберт Миңнуллин – балалар шагыйре. Күргәзмәдә “Безнең авыл зоопаркы”, “Энекәш кирәк миңа”, “Җәйнең яшел аты”,”Алма бабай” һәм башка китаплары да урын алган иде. Шагыйрьнең  төрле телләрдә  басылган китапларын балалар  бик яратып укыйлар.