Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

«Гаилә-тормыш нигезе»

                

Россия Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.
 Гаилә - ул җылы учак! Гаилә - кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез.

Шул уңайдан 3 нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсе, мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә "Гаилә-тормыш нигезе" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырды. Бәйрәмебез кызыклы уеннар, балаларның матур җыр-бию һәм шигырьләре белән бергә үрелеп барды. Безне хөрмәт итеп, бәйрәмебезне ямьләп килгән һәм уеннарда катнашкан әти-әниләребезгә, тырыш, уңган балаларыбызга бик зур рәхмәт!