“Терроризм – кешелек дошманы”
3нче номерлы Шәһәр филиалының китапханәсендә “Терроризм – кешелек дошманы” дигән китап күргәзмәсе үткәрелде. Китапханәче куркыныч терроризм актлары турында сөйләде, террористлар кулга алган вакытта саклану чаралары искә төшерелде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында уз - узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Соңгы вакытларда дөньяда булган террактлар турында да искә төшерелде.