Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

“Халык йөрәгендә мәңгегә”.

“Халык йөрәгендә мәңгегә”.

Татар халкынын  бөек шагыйре,  советлар союзы герое, Ленин премиясе  лауреаты,   Муса Җәлилнең  (Муса Мостафа улы Жэлилов)  үлем  җазасына хөкем ителүенә  75 ел  тулу уңаеннан  Шәһәребезнең 3нче номерлы филиал китапхәнәсендә “Халык йөрәгендә мәңгегә”  дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  Җәлилнең  әсирлектә язылган шигырьләре бөтен дөньяга “Моабит дәфтәре”  диеп танылган китабы һәм башка жыентыклары  урын алды.  Муса Жәлилнең  исемен  халкыбыз мәңгеләштерде.  Шагыйрьнең  батырлыгы  безнең  йөрәкләрдә  мәңге  яшәр, чөнки илебез азатлыгы өчен көрәшкән  батырларыбызны онытырга  хакыбыз юк.  Дәхшәтле сугыш еллары  турында  хатирәләрне,  истәлекләрне  киләчәк буыннар да белергә тиеш.