« По страницам Красной Книги»
Югары Нурлат авылы китапханәсе 40 еллык стажы булган биология фәннәре укытучысы “РФ ның Халык Мәгарифе отличнигы” Мөхәммәтова Гөлсирә Галимҗановна белән берлектә « По страницам Красной Книги» исемле экологик сәгать уткәрде.
Экологик сәгатьнең программасы:
- Экология нәрсәне аңлата? – әңгәмә ( беседа).
- “Кызыл Китап” буенча сәяхәт.
а) табигатьнең флорасы һәм безнең якта үсүче сирәк очрый торган үсемлекләр;
б) табигатьнең фаунасы һәм сирәк очрый торган хайваннар;
в) табигатьне саклау ысуллары .
- Викторина: “Табигатьне саклауда мин нинди өлеш кертә алам?” (викторинада актив катнашуы өчен Миннеханов Румиль «Зеленый патруль» исемле повязка белэн булэклэнде , барлык балаларга да татлы призлар таратылды).
- Йомгаклау. (Киләчәккә планнар һәм акцияләр оештыру, “Кондырчага чиста су” операциясенең дәвамы, яр буйларын күзәтү буенча постлар билгеләнде).