Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

“Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне”

Югары Нурлат авылы китапханәсе  8 июль - “Гаилә , мәхәббәт һәм тугрылык көне”  уңаеннан  фото күргәзмә ясады. Күргәзмәдә узебезнең авылда гомер итүче тату, күркәм гаиләләр арасыннан  ике гаиләнең  фотолары урын алды. Шуларның  берсе  Нуретдинов  Габбас ага белән Маһруй апа.  Нуретдиновларның бергә тормыш итүләренә 67 ел була . Алар 5 бала тәрбияләп устергәннәр,  бугенгесе көндә кече уллары  Газинур  һәм  киленнәре  Фәридә  белән  төп  йортта яшәп яталар. Киләчәктә  дә  шулай  тату, матур   гаилә булып исәнлектә картайырга насыйп булсын аларга.

 Шулай ук Тухватуллин Ислам абый  белән  Нәфисә апа  авылда куркәм һәм  хөрмәткә лаек гаиләләрнең  берсе . Аларның  бергә тормыш башлап җибәрүләренә 50 елга якын вакыт узып киткән. Шул вакыт өчендә алар 3 бала тәрбияләп устергәннәр. Хәзерге көндә балаларына һәм оныкларына ярдәм итеп бергә бердәм гаилә булып яшәп яталар . Шундый тату һәм үрнәк булган  өлкән буын  гаиләләрнең  исемлеген  тагын да дәвам иттеру өчен яшьләргә  алардан үрнәк алып яшәргә киңәш итәр идем.