Верхне-Нурлатская городская библиотека - филиал № 3

“Балалар - безнең киләчәгебез”

Югары Нурлат авылы китапханәсендә “Балалар - безнең киләчәгебез” дип исемләнгән түгәрәк өстәл янында әнгәмә узды. Әти-әниләргә балалардан да кадерле , газиз кем бар икән тагын дөньяда?  Иң беренче баланын фикерен тоңларга, аңа үз эчендә бикләнергә ирек бирмәскә кирәк !
 Әңгәмә барышында  балалар узләренең фикерләре белән бүлештеләр. Бергәләп  газета –журналлар карап  кемнең нинди сәләткә оста икәнен ачыкладык. Кеше тормышында мөһим рольне уйнаучы хезмәт тәрбиясе турында да онытырга ярамый. Хезмәтсез тормыш бирничек тә бара алмый! Шуңа күрә әти-әни белән беррәттән гаиләдә бала да хезмәткә үз өлешен кертергә тиеш. Безнең бурычыбыз - кечкенәдән балаларны тәрбия алымнарына, әхлак нормаларына, яхшы гамәлләргә, кешеләргә ярдәм итәргә, әти- әниләрне , күршеләрне , өлкәннәрне тыңларга , хөрмәт итәргә өйрәтергә. Әти-әни йортның тоткасы , ә балалар-аның көзгесе!