Светло-Озерская сельская библиотека - филиал № 30
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: ayygul4ik@gmail.com
  • Адрес: 423007 РТ, Нурлатский р-н, д.Светлое Озеро, ул.Центральная, д.30 "В"

«Бөек Җиңү көне»

Җиңү көне - ул хәтер көне, горурлык, бөеклек һәм батырлык көне. 2023 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы билгеләп үтелә. Якты Күл авылының Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәле янында "Бөек Җиңү көне белән, якташлар!"дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узды. Бәйрәмдә сугыш турында шигырьләр, җырлар, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына котлаулар яңгырады. Якты Күл авылы китапханәсе авылдашлары һәм бәйрәм кунаклары өчен китап күргәзмәсе оештырды.