Новоиглайкинская сельская библиотека - филиал № 27

5 май көнне Яна Иглай китапханәсендә сугыш чоры ятимнәренә багышлаган кичә узды.

Сугыш чоры ятимнэре!

5 май көнне Яна Иглай китапханәсендә сугыш чоры ятимнәренә багышлаган кичә узды. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти”  сүзен дә әйтергә тилмереп яшәгәннәр, аларның бәхетле балачаклары  сугыш чорына туры килгән . Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер, кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган .  Аларга кичәгә килеп, үзләренең уй-хисләре белән уртаклашкан өчен бик зур рәхмәт. Аллаh Тагалә биргән гомерләрендә балаларының, онык-оныкчыкларының олы ихтирамын, игелеген күреп яшәсеннәр! Илебез күге hәрчак аяз булсын ,  безгә кабат сугыш ачысын татырга язмасын!