Новоиглайкинская сельская библиотека - филиал № 27

”1100 еллык тарих “

 

21 май көнне Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы кысаларында Яңа Иглай авылы китапханәсе ”1100 еллык тарих “ дип исемләнгән тематик очрашу  үткәрде һәм шундый ук исем астында китап күргәзмәсе дә оештырды.Китап укучылар игътибарына китапханәче  Идел буе Болгарның тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләде   һәм китап укучыларны күргәзмәгә куелган  китаплар белән якыннан таныштырды.