«Әткәм-әнкәмнең теле”
19 апреля Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйренең, татар халкының бөек улы-Габдулла Тукай әсәрләрен зур кызыксыну белән укый һәм хәтта аларны яттан белә. Яңа Иглай авылы китапханәсендә «Әткәм-әнкәмнең теле” диеп аталган әдәби сәгате һәм китап күргәзмәсе оештырылды . Китапханәнең даими укучылары шагыйрьнең биографиясеннән бик күп яңалыклар белделәр . "Таз", "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш", "Шүрәле" әкият – поэмалары белән таныштылар.