Староальметьевская сельская библиотека - филиал № 33

“ТАССР оешуга 100 ел”

2020 ел Татарстанда “ТАССР оешуга 100 ел” уңаеннан уңаннан, Иске Әлмәт авылы китаханәчесе Шафигуллина А.Р. “Татарстан  дәүләт символлары ” дип исемләгән информация сәгате үткәрде.  Укучыларга Герб безнең Республикабызның дәүләт символы булуы һәм 1992 елны  кабул ителүе турында сөйләнелде.Укучылар  шулай ук, Республикабызның башка символлары, алардагы төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында тагын бер исләренә төшерделәр. Бигерәк тә балалар, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.“Татарстан символлары”исемле китап күргәзмәсе куелды. Китапларга күзәтү вакытында китап укучыларга  Дәүләт гербындагы төсләрнең, сурәтләрнең аңлатмасы, герб авторлары турында мәгълүмат бирелде. “Татарстан Республикасының символлары” дигән электрон презентация күрсәтелде.