“Сертотмас Үрдәк"
25 сентябрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары белән балалар язучысы Абдулла Алишның тууына- 110 ел тулу уңаеннан “Сертотмас Үрдәк” исемле әкиятен сәхнәләштереп балаларга әкият тамаша күрсәттек. Төп максат: укучыларга А.Алишның әкиятләрен өйрәнеп , язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләп ,эчеңдәге серләреңне сакларга өйрәнү,тел күнекмәләрен тирәнәйтү иде. Укучылар бик теләп катнаштылар, әкият тамаша күңелле узды.