Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

« Сездә иңә шигъри гөләндәм”

14 февраль көнне Кизләү авылы китапханәсендә « Сездә иңә шигъри гөләндәм” исемле якташ язучылар белән очрашу кичәсе уздырылды.

Кичә 8 китап авторы, журналистлар берлеге әгъзасы Илдус Гали улы Диндаров, “Киекле Киек иле “ китабы авторы Роза Минәхмәт  кызы Мәсләхова, “Минем тәлгәш” китабының авторы Гөлүсә Вахит кызы Нугаева иҗаты белән үрелеп барды.

Укучылар  язучыларыбызның туган якка,табигатькә, әнкәйләргә багышланган шигырьләрен  сөйләделәр. Районыбызның композиторлары иҗат иткән җырлары яңгырады.

Язучы ,шагыйрәләребез үзләренең төпле фикерләре белән туган якка мәхәббәт тәрбияләүне патриотик рухта укучыларыбызның күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә алдылар.  Укучылар , өлкәннәр дә аларның иҗатын бик кызыксынып тыңладылар.

Кичәне китапханәче Зилә Билданова белән,сәнгать җитәкчесе Румия Әхмәтова алып бардылар.