Кизләү авыл китапханәсендә өлкән буын гаиләләре белән “Туган якта таптым бәхетне”- исемле тематик кичә уздырылды
“Туган якта таптым бәхетне “ тематик кичә
16 февраль көнне Кизләү авыл китапханәсендә өлкән буын гаиләләре белән
“Туган якта таптым бәхетне”- исемле тематик кичә уздырылды. Кичә барышында Кизләү авылының ничек барлыкка килүе, борынгы әби –бабайләрыбызның йолалары, гореф-гадәтләре турында әңгәмә алып бардык. ” Мирас” клубына йөрүче гаиләләребез бердәм булып авылыбыз тарихына күп яңалык өстәделәр.