Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

14 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Сездә иңә шигъри гөләндәм” исемле якташ язучылар белән очрашу кичәсе уздырдык.

14 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә   “Сездә иңә шигъри гөләндәм” исемле  якташ язучылар белән очрашу кичәсе уздырдык. Кичәгә районыбызның талантлы язучылары; Татарстан язучылар һәм җурналистлар берлеге әгъзасы, ”Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 9 китап авторы Илдус ага Диндаров, “Киекле- киек иле” китабы авторы Роза Мәсләхова, ”Минем тәлгәш” китабы авторы Гөлүсә Нугаева чакырылды. Укучылар язучыларыбызның туган якка карата язган шигырьләрен сөйләделәр, алар иҗат иткән җырлары яңгырады.

Кичә барышында язучыларыбыз  яшь буыннарга күбрәк китаплар укырга, туган телебезне үстерергә,  туган җиребезне онытмаска, аларны сакларга, югалтмаска  икәнлеген, укучылар күңелендә  калырлык итеп җиткерә алдылар.