Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

26 апрель көнне Кизләү авыл китапханәсендә ,татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...”

26 апрель көнне Кизләү авыл китапханәсендә ,татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” исемле  әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Әдәби  кичәдә Г.Тукайның тормышын, иҗатын, шигырьләрен өйрәнү, аның әсәрләренең күбесенә көйләр язылуы турында мәгълүмат бирү; “Әллүки” , “Тәфтиләү “кебек җырларның халкыбызның рухи байлыгына әверелүен укучыларга аңлату, аларны телебезнең, гореф- гадәтләребезнең матурлыгын күрә белеп, әсәрләренең халкыбыз өчен кыйммәтле мирас икәнлеген бәяли белергә өйрәтү максатыннан оештырылды.  Кичәгә китап сөюче, шигърият  яратучы авылдашларыбыз килде. Укучыларыбыз сөекле  шагыйребезнең шигырьләрен, сөйләделәр. Авылыбызның җирле шагыйрәләредә Г.Тукайга багышлап үзләре  язган шигырьләрен укыдылар. Видио язмада  бөек җырчыларыбыз Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева репертуарында шагыйрь иҗат иткән,халкыбыз күңеленә кереп калган дәртле, моңлы җырлары яңгырады. Кичә бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел “җыры белән тәмамланды.