“Җырлы-моңлы Татарстаным”
19 март көнне Кизләү авыл китапханәсендә “Җырлы-моңлы Татарстаным” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә уздырдык. Кичәгә “Мирас” клубына йөрүче авылдашларыбыз чакырылды. Әдәби- музыкаль кичәдә буыннан- буынга күчкән халкыбыз мирасы ,татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары турында әңгәмә алып бардык, бергәләп моңлы татар халык җырларын башкардык. Кичәнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.