Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

22 март Кизләү авыл китапханәсендә өлкән буын гаиләләре катнашында туган якка карата “Ач, шигърият, серләреңне” исемле әдәби- музыкаль кичә уздырылды.

Ач, шигърият, серләреңне”

22 март Кизләү авыл китапханәсендә өлкән буын гаиләләре катнашында туган якка карата “Ач, шигърият, серләреңне”  исемле әдәби- музыкаль кичә уздырылды. Кичәнең төп кунаклары, туган ягыбызның гүзәллеген  горурлану, соклану хисе белән  шигъри юлларга салган Әхмәтов Рөстәм Шәфигулла улы һәм Ганиева Суфия Ярулла кызы иде.  Алар үзләре  язган  шигырьләрне  зур дулкынлану хисе  белән   сөйләделәр.  Кичә барышында 4 һәм 10 сыйныф укучылары Роза Мәсләхованың , районыбызның күренекле язучысы, җурналист Илдус ага Диндаровның туган якка багышлап язган шигырьләрен  сөйләделәр. Өлкән әбиләр  татар халкының  йолаларын, бәйрәмнәрен искә алып мөнәҗәт  әйттеләр. Самат ага Нуруллин авылыбызның  тарихын, гореф гадәтләрен искә төшереп , яшь буыннар, укучылар күңелендә туган  ягыбызга карата кызыксыну уятырлык итеп җиткерә алды.  Мәдәният хезмәткәрләре  халкыбызның  дәртле- моңлы җырлары аша  китапханәгә килгән  кунакларны ял иттерделәр.

      Авылыбызның табигате соклангыч,халкы уңган. Татарның саф теле, милли гореф -гадәтләре яши монда. Шушы асыл җәүһәрләрне сакласак, безнең буыннар өчен генә түгел, киләчәк буыннар өчен дә , милли мирас калыр иде.