“Ягез әле, гаиләләр”
22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кизләү авылы китапханәчесе ,мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ягез әле, гаиләләр!”- дигән бәйге уздырдык. Бәйгедә Кабировлар, Митаковлар гаиләләре көч сынаштылар. Ике командага да Татарстанны беләсеңме? -дигән викторина сораулары бирелде. Бәйгенең икенче өлеше “Кем җитезрәк?”- дигән уенлы ярыш белән барды.
Күз бәйләп әниләр балаларына киемнәр киендерү, музыкаль ярыш, газета өстендә бию, ярма чүпләү, туп ату һәм башкалар. Бәйге арасында ир-егетләребезне бәйрәм белән котлап дәртле-моңлы җырлар башкардык. Гаиләләр бик җитез булдылар, үзләрен сынатмадылар. Соңыннан җүри әгъзалары бәйгегә нәтиҗә ясадылар, аларга “Җитезләр гаиләсе” һәм “Зирәкләр гаиләсе” дигән грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнделәр.