Язучы Шамил Рәкыйповның тууына -90 ел
15 сентябрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә язучы Шамил Рәкыйповның тууына - 90 ел тулу уңаеннан китап укучылар белән аның очучы батыр кызларга багышлап язылган “Кызлар –йолдызлар” исемле китабын анализладык. Башта укучыларны язучының кыскача тормыш юлы, төп басма китаплары белән таныштырдым. Укучылар Шамил Рәкыйповның “ Кайдан син Жан ?” “Таңнар һаман матурмы? “Повестлар, “Йолдызлы төннәр” роман китабын укырга яздырып алдылар. Шамил Рәкыйпов укучылар өчен иҗат иткән хикәя ,повесть, романнарның барысын да үзәк бер тема -1941-1945 еллардагы Ватан сугышы һәм халыкның сугыш кырындыгы батырлыгын яктыртып күрсәтә. Укучылар бүгенге көндәдә язучы Шамил Рәкыйповның китапларын яратып укыйлар.