“Туган ягым яшел бишек “
20 сентябрь көнне укучы балалар белән рәсем конкурсы оештырдым. Укучылар туган ягыбызның матурлыгын сүрәтләп рәсемнәр ясап килделәр. Барлыгы 10 укучы арасыннан 2 укучыга - Ганиева Нәзиләгә 1 урын һәм Муртазина Азалиягә икенче урын бирелде. “Мин ни өчен туган ягымны яратам?” дигән сорауга укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Конкурс ахырында катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырдым.