Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

«Тынычлык, Хезмәт, Май»

 

 

1 майда илдә Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә, ул башта халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көне дип аталган. Бу көн тарихка Яз һәм тынычлыкны символлаштырган бәйрәм буларак кереп калган. Шул датага карап 1 май көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Тынычлык, Хезмәт, Май” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, белемнең төрле тармакларыннан хезмәт турында әдәбият, шулай ук туган якны өйрәнү характерындагы китаплар тәкъдим ителде.