Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

Минем кече Ватаным

Хәзерге буын яшьләре, балалар сугыш китергән авырлыкларны кинолардан гына карап белә, язучыларыбызның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган. Утлы көннәрнең кайтавазы күңелләрдә саклансын өчен Кычытканлы авыл китапханәсе “Минем кече Ватаным ” дип аталган кычкырып уку үткәрде. Укылган китапларның эчтәлеге балалар һәм яшүсмерләрдә патриотлык һәм гражданлык хисләре тәрбияли. М.Җәлилнең “Кызыл ромашкалар”, “Сандугач һәм чишмә”, “Моабит дәфтәрләре”, З.Зәйнуллинның “Сугыш алды малайлары”, В.Быков “Һәйкәл”,”Герой пионерлар” әсәрләреннән өзекләр укылды. Чарага “Җиңү язы безнең йөрәкләрдә ” дип аталган китап күргәзмәсе ясап куелды.  Укучылар үзләренең  сугышта һәм тылда көрәшкән эби – бабайлары турында да искә алып үттеләр.

Балаларның  әлеге тема белән  кызыксынуларын күрү иң күңеллесе булды.