Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Габдулла Тукай – бөек шагыйрь”

Һәр елны 26 апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Быел аның тууына 133 ел тула. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе 26 апрель  көнне “Габдулла Тукай – бөек шагыйрь” дип аталган “Могҗизалар кыры” үткәрде. Бу уенда китап укучыларыбыз катнашты. Укучылар барлык сорауларга да бик төгәл җавап бирделәр. Ә калган укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, Г.Тукай шигырләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук “Тукай – милләтебез кояшы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелган иде , китап укучылар бик кызыксынып куелган китаплар белән таныштылар. Г.Тукай туган көненә карата оештырылган чара бик күңелле һәм файдалы үтте.