Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Һөнәр, белгечлек һәм эшче квалификациясе”

22 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылары белән “Һөнәр, белгечлек һәм эшче квалификациясе” дип аталган әңгәмә үткәрде.Әңгәмә барышында укучылар хәзерге заманның яңа һөнәрләре белән таныштылар, үзләренең киләчәктә нинди һөнәр сайлаулары белән уртаклаштылар.Китапханәдә әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Алфавит тәртибендә һөнәрләрне әйтеп чыктылар, презентация ярдәмендә бүгенгесе көндә иң абруйлы саналган 15 һөнәр белән таныштылар. Әңгәмә бик файдалы һәм кызыклы үтте.