“Ел хатын – кызы 2019”
8 март Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Ел хатын – кызы 2019” бәйгесендә катнашты. Бу бәйгедә төрле буын хатын – кызлары, төрле номинация , буенча катнашты. Китапханәгә йөрүче китап укучылар татар халкының “Өч кыз” әкияте буенча инсценировка күрсәттеләр. Шулай ук китапханәдә китап укучылар белән бәйрәмгә карата китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.