Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр”

“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Кычытканлы авылы китапханәсе 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан “Туган телнең асыл байлыклары” дигән  әдәби чара үткәрде. Китапханәдә “И газиз туган телем” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар Халыкара туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, шигырь сөйләү бәйгесендә катнаштылар. Чара бик җанлы һәм эчтәлекле үтте.