Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Әфган кайтавазы”

1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфган чикләрен үтеп, үз җиребезгә чыга. Ул көн­нән соң 30 ел вакыт узган. Һәм бу көн календарь битләренә сугышчы-интернационалистлар көне булып кереп калган. Шул уңайдан, Кычытканлы  авылы китапханәсендә 15 нче февраль көнне китап укучылар белән “Әфган кайтавазы” дип аталган батырлык дәресе үткәрдек. Китап кәргәзмәсе куелды. Бу чарада укучылар Әфган сугышының килеп чыгуы, ничә ел дәвам итүе  турында тыңладылар һәм Әфганстан турында фильм карадылар.Авылыбыздан Әфган сугышында булган авылдашларыбыз белән таныштылар. Бу чарада  балалар бик күп мәгълүмат алдылар.