“Ватанны саклау – изге бурыч”
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсендә “Ватанны саклау – изге бурыч” дип аталган китап күргәзмәсе ясалды. Бу күргәзмәгә китап укучылар белән күзәтү үткәрелде. Ә кечкенә укучылар белән, Ватанны саклаучылар көненә карата бүләк ясау буенча мастер класс үткәрелде.