“Сугыш көйдергән балачак”
Быел 27 январьда Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тула. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән “Сугыш көйдергән балачак” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу чарада укучылар 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы тарихы белән таныштылар. Блокадада калучылар арасында балалар бик күп булган, шулар арасында 11 яшьлек Таня Савичева да була. Укучылар Таняның көндәлеге белән таныштылар, ул анда үзенең туганнарының үлгән көннәрен язып бара. Шулай ук Ленинград блокадасы” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды. Мәгълүмат сәгате бик файдалы үтте.