Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

"Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез"

    3 нче декабрьдә Кычытканлы  авылы китапханәсе "Синең исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате үткәрде. Китап укучылар, календарь битләрендә үз урынын алып, "Билгесез солдат көне" буларак теркәлгән бу көннең тарихы белән таныштылар. Безнең авылдан да сугышка 230 кеше китә шуларның 119 на туган ягыбызга кире әйләнеп кайтырга туры килми, ә 10 кеше хәбәрсез югала.

  Укучылар белән  ”Синең исемең мәңгелек, билгесез солдат”  дип  аталган китап күргәзмәсенә  күзәтү ясалды.Тәрбия сәгате ахырында балалар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган  авылдашларыбыз  өчен куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Бу көн - Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм искә алу көне. Яшь буын өчен батырлык үрнәге.