Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

"Җәннәт – аналарның аяк астында”

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе шәфкать ияләре - Әниләр көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсендә дә “Әниемнең йомшак куллары” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.Анда әниләр турында язылган китаплар, вакытлы матбугатта басылып чыккан мәгълүматлар урын алды. Китап күргәзмәсе белән китап укучылар бик теләп таныштылар,”Җәннәт – аналарның аяк астында” дип аталган  викторинада да үзләрен сынап карадылар.

“Мастерилка” түгәрәгенә йөрүче кызлар әниләр көненә кечкенә генә бүләкләр әзерләделәр. Мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә аларны барлык әниләргәдә таратып чыктылар, шулай ук бәйрәм концертында да бик актив катнаштылар.