Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

“Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез”

16 ноябрьдә бар дөньяда  Халыкара толерантлык көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе “Без төрле, ләкин бер җирдә яшибез” дигән толерантлык дәресе үткәрде.Чараның максаты яшь буында әйләнә-тирә дөньяга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Китап укучылар “Толерантлы булыйк” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучылар  толерантлык һәм сабырлык көненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.Толерант мөнәсәбәтләр формалаштыру буенча күнегүләр үттеләр. Җәмгыятьтә толерант мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген күрсәткән кызның мескен картка карата мәрхәмәтлек вакыйгасы бик көчле фикер алышуларга китерде. Азакта укучылар  үзләренең теләкләре һәм игелекле сүзләре язылган Толерантлык агачы “үстерделәр”.Бу чара бик файдалы һәм күңелле үтте.