Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булып билгеләп үтелә

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне булып билгеләп үтелә. Аның Христиан дине изгеләре Петр һәм Феврония көнендә үткәрелүе дә юкка гына түгел. Бу парларның исеме тарихка тугрылык һәм ныклы мәхәббәтләре белән кереп калган. Тугрылыклы һәм бер-берсен яратучы ир белән хатын булу - берни белән дә чагыштырып булмый торган бәхет кенә түгел, ул әле зур җаваплылык та. Гаилә - мәхәббәт һәм хөрмәт чыганагы. Ул - ныклы йорт, сәламәт балалар һәм оныклар, безнең ышанычыбыз һәм ныклы терәгебез, ул - безнең иң кадерле нәрсәбез. Бары тик гаиләдә, якыннар белән аралашуда без көч алабыз, алга таба яшәүгә рухланабыз.

Шул уңайдан 8 июль көнне  Кычытканлы авылы китапханәседә авылыбызның үрнәк гаиләләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда гаиләләр белән тату гаиләне төзү һәм аның ныклыгын  югалтмыйча, бер – береңне хөрмәт итеп яшәү турында әңгәмә үткәрелде. Китап укучыларыбыз үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бу бәйрәм уңаеннан ясалган “Тигез гомер итегез” дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кызыксынган китапларны үзләре белән алдылар. Бу очрашу бик күңелле һәм файдалы үтте.