Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

6 май көнне Кычытканлы авылы китапханәсе Җиңү көне уңаеннан “Аларның исеме үлемсез” дип аталган китап күргәзмәсе ясады.

  6  май көнне Кычытканлы авылы китапханәсе Җиңү көне уңаеннан “Аларның исеме үлемсез” дип аталган китап күргәзмәсе ясады. Китап укучылар белән шул китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде,”Батырлар безнең янәшәдә” дип аталган патриотик дәрес үткәрелде. Күргәзмәгә “Хәтер китабы”, ”Батырлар даны мәңгелек”, “Җиңү җиңел бирелмәде” исемле китаплар һәм ”Авылыбызның тыл ветераннары” дип исемләнгән папка куелган иде.

 Патриотик дәрес вакытында укучылар тыл ветераннары белән якыннанрак таныштылар, сугыш вакытында аларга нинди хезмәтләр башкарырга туры килгәнен белделәр. 

 Бу дәрес вакытында  укучылар үзләре өчен бик файдалы мәгълүматлар алдылар.