Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

Татар халкының бөек шагыйрьГабдулла Тукайның тууына 132 ел гомер узса да, ул безгә тагын да кадерлерәк була бара.Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.Без гомер буе Тукай белән , ул тудырган гаҗәеп дөньядан, аның шигырьләреннән аерыла алмыйбыз.

  26 нчы апрель көнне Кычытканлы авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә  "Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән бик матур шигърият бәйрәме үткәрде. Бәйрәм кичәсендә китапханәгә йөрүче укучылар катнашты.Китап укучылар Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерделәр, матур җырлар җырладылар. “Тукай – милләтебез кояшы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичәбез татар халкының гимнына әверелгән сөекле шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

  Габдулла Тукайның иҗаты серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та – мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул – бөек шагыйрь.