Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

Күз яшьләре аша килгән, җиңү бәйрәме, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тула.Бөек Җиңүнең шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабайдан онык-оныкчыкларга тапшырыла килә.

Күз яшьләре аша килгән, җиңү бәйрәме, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 73 ел тула.Бөек Җиңүнең шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабайдан онык-оныкчыкларга тапшырыла килә.

   9 Май көнне, Кычытканлы авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткән, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарыбызны мәңгелек истәлеге  бер минут тынлык белән искә алынды , һәйкәлләргә веноклар,чәчәкләр куелды, укучылар җырлар җырладылар, матур – матур шигырьләр сөйләделәр.

  Китапханә дә  Җиңү көне уңаеннан “Авылыбызның тыл ветераннары” исемле стент, ”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Алар белән китап укучыларны да таныштырды.

  Азатлык, тынычлык хакына корал тотып сугышка киткән, геройларча һәлак булган илебезнең батыр уллары һәм кызлары алдында без мәңгегә бурычлы. Мондый сугышлар башка беркайчан да кабатланмасын иде. Илебезнең, гаиләләребезнең күге һәрчак аяз булсын.