Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.

Кошлар – табигатьнең күрке, яме. Алар ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч җыр-моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илhам бирәләр.1906 елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның    1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Мондый бәйрәм яз көне  билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм күңеллерәк карый башлый, йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән чирәм өлгерә, агачларның бөреләре бүртә. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

    Шул уңайдан 1 апрель көнне Кычытканлы авылы китапханәседә “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дигән викторина үткәрде. Анда китапханәгә йөрүче китап укучылары катнашты.Баштан укучылар презентация ярдәмендә күчмә кошлар һәм кышлаучы кошлар белән таныштылар,кошлар турында өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Ике командага бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр,рәсемнәр ясадылар,кошлар, ел фасылы яз турында җырлар җырладылар. Шулай ук китапханәдә “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз” дип аталган китап күргәзмәсе куелган иде.Укучылар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Кошлар көненә багышланган викторина бик күңелле һәм мавыкторгыч үтте.