Кичкальнинская сельская библиотека - филиал № 20
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: gulkey98@yandex.ru
  • Адрес: 423038 РТ, Нурлатский р-н, д.Кичкальня, ул.Школьная, д.8

Мәхәббәт темасы әдәбиятта мәңгелек тема ул. Кайсы гына шагыйрьне алып карасак та, мәхәббәткә мәдхия җырлаган.

   Мәхәббәт темасы әдәбиятта мәңгелек тема ул. Кайсы гына шагыйрьне алып карасак та, мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Гыйбрәтле язмышмы ул, матур мәхәббәтме, яшьләрнең кавыша алмыйча, гомер буена берсен-берсе көтеп яшәүләреме – боларның барысын да язучыларыбыз, шагыйрьләребез билгеле бер югарылыкка күтәреп, матур итеп тасвирлый белгәннәр. Бу әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Чөнки мәхәббәт үзе дә, аның турында язылган шигырьләр дә  бик матур бит!

  14 февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә  гашыйклар көненә багышланган, «Мәхәббәт ул картаюны белми» исемле кичә үткәрдек. Кичә ике команда катнашында ярыш рәвешендә барды.Командалар бирелгән биремнәрне бик тегәл башкардылар. Ахырдан билгеле инде дуслык җиңде. Бу чарада шулай ук “Пар аккошлар” дип аталган китап күргәзмәсе  куелган иде, чарада катнашучылар бик теләп күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.